Без рубрики

«Сыйрышбаш авылы җыены»

«Сыйрышбаш авылы җыены»

20 июльдә Чакмагыш районының гүзәл Сыйрышбаш авылында шаулап-гөрләп халкыбызның күркәм бәйрәмнәренең берсе — «Җыен» узды. Быел ул «Атайсал» республика проекты кысаларында Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Риф Йосыпов инициативасы белән үткәрелде. Авылдашлар, чит төбәкләрдә яшәгән якташлар бер мәйданга җыелышып, рәхәтләнеп күңел ачты, туганлык җепләрен барлады. Әйтергә кирәк, авылга нигез салучы дүрт нәсел вәкилләренең чыгыш ясавы бәйрәмнең фәһемле һәм әһәмиятле өлеше булды. Җыенны үткәрүгә Дүртөйле татар драма һәм комедия театры хезмәткәрләре дә зур көч салды.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *